Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйнең хөрмәтле шәхесе Гамир Таҗетдиновның күркәм хезмәт юлы, үз тормыш фәлсәфәсе бар

Мәгариф һәм спорт ветераны, хуҗалык җитәкчесе, дәүләт хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы, олы хөрмәткә лаек хәбәрчебез Гамир Таҗетдиновның бу көннәрдә 80 яшьлек юбилее.

Ул әле дә газета укучыларыбызны тарихи һәм спорт турындагы язмалары, тирән эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләре белән сөендереп тора. Алай гына да түгел, олпат аганың агымдагы елда ике китабы дөнья күрде. “Тормыш фәлсәфәсе” һәм “Дини тәгълиматның дөньяви чагылышы” дип аталган әлеге китаплары укучыларда киң яклау тапты. Соңгысын ул “Ялчыгол укулары”нда дәрәҗәле кунакларга шәхсән үзе тәкъдим итте. Әлеге басмаларны нәшер итү өчен тырышлык, үҗәтлек, системалы эшчәнлек сорала. Каян шулай көч-дәрман ала икән ул?
Алма агачыннан ерак төшми, диюләре хак. Гамир Таҗетдинов - дин галиме, язучы Ялчыгол нәселеннән, бишенче буын дәвамчысы.
-Гамир абый - Ялчыгол нәселен барлап, бу затлы нәселгә фәнни юнәлеш бирүче, - ди сеңлесе Разилә Җиһаншина.
Каләм тибрәтү, шәрехләү сәләте аңа ерак бабасыннан килә. Ел да Гамир Госманович “Ялчыгол укулары”н көтеп ала, бу чорда ул үзгә уй-тойгылар, хисләр белән яна, дулкынланып йөри. Аңа кадәр чарага үзенчәлек өстәү максатыннан республика буйлап Ялчыгол эзләрен барлый. Эзләгән эзгә төшми калмый.
Спорт җанлы да ул Гамир Госманович, кайсы гына тармакта эшләсә дә, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә. Бу гамәле аның кечкенәдән спортны үз итүеннән, аннан һәрдаим көч алуыннан. Менә шулай күңелле мәшәкатьләр белән януы, спортны яратуы аны яшәртә, ялкынланып иҗат итәргә этәрә, димәк.
Гамир Госманович тумышы белән матур табигатьле, инеш-чишмәләргә, болын-кырларга бай Югары Мәлем авылыннан.
- Гамир абый мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укыды. Кечкенәдән спортны яратты, җәмәгать эшләрендә актив катнашты, туган җанлы, ата-ана хакын хаклаучылардан ул, –ди Разилә апа Җиһаншина.
Госман ага улын, русча яхшы белсен дип, югары сыйныфларда Иске Зәй мәктәбенә укырга бирә. Улы каникулларга кайткач, әтисенә хуҗалык эшләрендә булыша, колхозда эшли. Иске Зәй урта мәктәбен тәмамлаган Гамир татар теле белән беррәттән, рус телен дә яхшы белә. Алабуга дәүләт педагогика институтына шуңа да ул бернинди каршылыксыз укырга керә һәм аны яхшы билгеләренә генә тәмамлый.

Егет китә армиягә
ил чикләрен сакларга
Өч ел армия хезмәте... Гамир ил чикләрен саклау хәрби частендә хезмәт итә. Әлеге дәрәҗәле хәрби частьтә хезмәт итүе белән горурлана ул. Ел саен ил чикләрен саклаган зәйлеләр белән бергә Чик сакчылары көнен зурлап билгеләп үтә.
Ул романтик та: яшь чакта илебез киңлекләрен күрәсе килү теләге аны Красноярск шәһәренә алып китә һәм анда ул “Алюминстрой” трестының 49нчы төзү-монтаж идарәсендә ике еллап монтажчы булып эшли. Эшче буларак шомарганнан соң, Зәйгә туган як кадерен белеп кайта. Гамир Таҗетдинов аннан үзен укытучылык хезмәтенә багышлый: Югары Мәлем мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта, Басар һәм Аксар сигезьеллык мәктәпләрендә директор булып эшли.
- Гамир Госманович минем белән еш киңәшләште. Беренче мәртәбә аның гозере миңа Аксарда мәктәп директоры булып эшләгәндә төште. Мәктәп биләмәсенә нинди агачлар утыртыйк икән, дигән сорау белән килгән иде. Минем киңәшем буенча анда каен һәм юкә агачлары утыртылды, хәзер инде алар зур булып үстеләр, -ди ул вакытта партия шәһәр комитетының икенче секретаре булып эшләгән Рәфкать Шәвәлиев.
Шактый тәҗрибә туплаган Гамир Госмановичны туган авылына - Ленин исемендәге колхозга рәис итеп билгелиләр һәм ялгышмыйлар. Кечкенәдән авыл тормышын күреп, анда кайнап үскән егеткә рәислек итү җиңел бирелә. Бу чорда ул Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамларга да өлгерә. Ул рәислек иткәндә хуҗалыкта ныклы тәртип салына, колхозның җитештерү күрсәткечләре, колхозчыларның социаль-көнкүреш шартлары яхшыра. Югары Мәлемдә ак он тегермәне, киптерү җайланмасы, ашлык һәм ашлама складлары төзелә, техника кую өчен остаханә булдырылып, ул әйләндереп алына, юл салына һәм бу чорда авылга автобус йөри башлый. Юл кырлап поселок булдыру өчен проект та төзелә. Керәшен Мәлеме авылы өчен дә шактый эш эшләнә: күтәртелгән таш юл, терлекчеләр йорты, сыер фермасы салына. Дуңгыз фермасы исә тукландыру буенча конвейер системасына күчерелә.

Хезмәт – ныклы тәрбия нигезе
Район җитәкчелеге Гамир Госмановичның нәтиҗәле хезмәтен күреп алып, аны район мәгариф бүлеге мөдире итеп эшкә билгели. Әлеге үтә катлаулы, тынгысыз бүлекне биш ел җигелеп тарта. Бу елларда авылларда шактый мәктәпләр төзелә, алар төзекләндерелә. Мәктәпләрдә ул елларда малай-кызларга хезмәт тәрбиясе бирү өстенлек итә, хуҗалыкларда урта мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар сыйныфлары белән терлекчелек һәм игенчелек тармагында эшләргә калалар. Алар бу елларны әле дә сагынып искә алып, аның кирәкле гамәл булуын ассызыклыйлар.
- Без Татарстанда беренче тапкыр классыбыз белән авылда калдык. Калганыбызга һич үкенмим, ул елларны еш сагынып искә алам: матур итеп эшләдек, ял да итә белдек. Тормышыбызда хезмәткә беренче адымыбыз булып истә калды ул еллар, - ди Аксар мәктәбен тәмамлаган Нурфия Яхина.
Аның сүзләрен Имәнлебаш авылыннан Энҗе Әхмәтҗанова да куәтли.
- Без - Югары Шепкә мәктәбен тәмамлаучы 24 укучы авылда калдык. Алдагы елгылар традициясен бозмадык. Егетләр - механизатор, кызлар сыер савучы булды. Аннан классыбыз белән Мәскәүгә теплоходта сәяхәткә бардык. Кукмара районының Вахит, Байлангар авылларына безнең кебек авылда калучылар белән очрашуга барып, анда әле концерт та куйдык. Ул миллионер авыл иде. Әле дә исемдә, Рәфинә Гыйләҗиева белән 3000 килограммнан артык сөт савып, яшьләр арасында җиңүче булдык. Классташлар белән очрашкан саен әлеге рәхәт чакларны сагынып искә алабыз, - ди ул.

Хуҗалык җитәкчесеннән – дәүләт хезмәткәренә
Гамир Таҗетдинов хезмәт бас-кычларында үр артыннан үр яулый. 1983 елдан башлап ул хуҗалык һәм партия эшләренә кереп чума. Һәм алты еллап КПССның Зәй шәһәр Советы партия контроле комиссиясе рәисе, “Сельхозхимия” берләшмәсе директоры урынбасары була. Аннан “Төги”, “Нур” авыл хуҗалыгы кооперативлары рәисе булып эшли. Шулай итеп, Гамир Таҗетдинов районның дүрт хуҗалыгында ике дистә елга якын рәислек итә.
Алда исә аны тагын да җаваплырак хезмәтләр көтә. 2001 елдан Гамир Госманович район һәм шәһәр хакимияте башлыгы ярдәмчесе, кайчандыр үзе укыган 1нче мәктәптә директор була. Бер елдан инде ул Зәй районы башлыгы урынбасары итеп эшкә билгеләнә. Гамир Таҗетдинов әлеге вазифаны зур җаваплылык тоеп башкара.
Кешелекле, булдыклы җитәкчегә район халкы зур хөрмәт белән карый, аны әллә каян күреп хәл-әхвәл алыша, хәтер-хатирәләрен яңарта. Ихтирамны казану гына түгел, аны саклый белергә дә кирәк шул.

Без – “Зәй офыклары” газетасы коллективы актив хәбәрчебез Гамир Таҗетдиновны олуг юбилее белән котлап, иминлек, иҗат уңышлары, укучыларыбызны яңа язмалары белән куанды-руын телибез.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев