Зәйнең “Радость” үзәгендә балалар белән дөрес туклану турында сөйләштеләр
Сәламәт булу өчен дөрес туклану мөһим фактор булып тора. Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга - вакытында ашарга, күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада булырга, дөрес киенергә, ял итәргә, чисталыкны яратырга кирәк .
Зәй «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның дөрес туклану мәсьәләсенә аерым игътибар бирәләр. “Елмаю” клубына йөрүче балалар көненә биш тапкыр ашарга кирәклеген белә. Ә менә ризыкның файдасы һәм аның үзенчәлекләре, витаминнарга баю булуы, файдалы һәм организмга зарарлы ризыклар, аксым, май һәм углевод турында алар табиб Пилюлькиннан «Укучының сәламәт туклану» анимация танып-белү чарасында белделәр.
“Чара барышында балалар туклану мөмкин кадәр төрле булырга тиешлеген аңладылар. Ярма һәм макарон, дөге, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, икмәк кебек организм өчен кирәкле ризыкларны кулланырга кирәк. Көн саен рационда сөт һәм сөт-май продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш, соклар булырга тиеш. Боларның барысы турында чара барышында бәйнә-бәйнә аңлатылды”, -ди үзәкнең социаль эш буенча белгече Людмила Жирикова.
Фотолар "Радость" үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев