Зәйнең “Радость” үзәгендә «Мин дөньяны йөрәгем белән күрәм» дип исемләнгән мәгълүмати чара узды
Россиядә 15 октябрь - Ак таяк көне һәм 13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне арасында ак таяк айлыгы уза.
Әлеге айлык күрмәүчеләрне тормышка яраклаштыру һәм тернәкләндерү максатыннан гамәлгә куелган. Илдә, шул исәптән районыбызда, күрмәүчеләр очраша торган проблемалар белән таныштыру өчен төрле чаралар уза. Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә “Мин дөньяны йөрәгем белән күрәм» дип исемләнгән мәгълүмати чара узды.
Социаль хезмәт алучыларга чарада Ак таяк көне тарихы турында мәгълүмат биреп, авыруларына карамастан, югары нәтиҗәләргә ирешкән танылган спортчылар һәм сәнгать эшлеклеләренең язмышлары белән таныштырдылар.
Британиянең Бристоль шәһәрендә яшәүче фотограф Джеймс Биггс 1921 елда көтелмәгән хәлдән соң сукыр кала. Ул тормышындагы бу үзгәрешкә ияләшә башлап, шәһәр буйлап таякка таянып йөри. Әмма аның кара таягына беркем дә игътибар итми. Ул аны акка буягач, игътибар итә башлыйлар. Бу яңалыкны башка илләрдәге күрмәүчеләр дә күтәреп ала. Аннан инде 13 ноябрь дөньякүләм Сукырлар көне дип игълан ителә. Бу көнгә 1987 елдан Россия дә килеп кушылды.
Фото район социаль яклау бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев