Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйнең «Яңарыш» паркында агач утырту дәвам итә

Биредә 35 каен һәм 85 данә мамык чыгармый торган гибрид тирәк утыртылды.

Зәйдә «Яңарыш» паркында агач утырту дәвам итә. Бүген биредә 35 каен һәм 85 данә мамык чыгармый торган гибрид тирәк утыртылды.

Агач утыртуда 40ка якын кеше катнашты, алар арасында Зәй районы башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Садретдинов, район Советы һәм башкарма комитет, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт идарәләре хезмәткәрләре, шулай ук волонтерлар бар.

«Яңарыш» паркында агачлар утырту 2022 елның язында дәвам итәчәк. Вакыт узу белән әлеге биләмәдә алмагачлар һәм миләшләр барлыкка киләчәк.

Фото Зәй муниципаль районы сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев