Юл куркынычсызлыгы

АВТОМОБИЛЬГӘ УТ КАПМАСЫН ДИСӘГЕЗ...

Машина йөртүчеләргә кышкы чорда автомобильдән файдалану кагыйдәләрен исләренә төшерәбез. Двигательнең отсегында янгын чыгуга ягулык, май яки тосол агу сәбәп булырга мөмкин. Двигательнең җылынган детальләренә бензин парлары эләксә, аңа шунда ук ут каба. Күп янгыннар электр үткәргечнең төзексезлеге аркасында чыга. Машина йөртүчеләр, белгечләргә мөрәҗәгать итмичә генә, үз белдекләре белән сигнализация, видеорегистраторлар...

Машина йөртүчеләргә кышкы чорда автомобильдән файдалану кагыйдәләрен исләренә төшерәбез. Двигательнең отсегында янгын чыгуга ягулык, май яки тосол агу сәбәп булырга мөмкин. Двигательнең җылынган детальләренә бензин парлары эләксә, аңа шунда ук ут каба. Күп янгыннар электр үткәргечнең төзексезлеге аркасында чыга. Машина йөртүчеләр, белгечләргә мөрәҗәгать итмичә генә, үз белдекләре белән сигнализация, видеорегистраторлар урнаштыралар, бу нәтиҗәдә кыска ялганышка китерә. Бу очракта акчаңны экономияләмичә, белгечләргә мөрәҗәгать итү кирәк, чөнки яңа машина алу кыйммәткәрәк төшәчәк.

Еш кына янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче була. Ут чыкканда автомобиль берничә минут эчендә тулысынча янып бетә. Бу күп очракта хуҗаның күз алдында була. Шуңа күрә мондый вакытта кичекмәстән, "01", кәрәзле телефоннан "112" номерына шалтыратып, хәбәр итегез. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, утны кул астындагы әйберләр белән сүндерегез: моның өчен ут сүндергеч, калын тукыма, туфрак яки ком кулланырга була. Әгәр дә утны үз көчегез белән сүндереп булмый икән, куркынычсыз урынга ераккарак китегез, чөнки ягулык багы яки газ баллоны шартларга мөмкин.

Машина йөртүчеләр автомобильдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсеннәр иде. Автомобильгә техник күзәтүне вакытында үтегез, салонда тәмәке тартканда сак булыгыз, ягулык-майлау материалларының агуын сизгәндә, тиз арада бу төзексезлекне бетерегез, ут сүндергеч сатып алганда аның сертификаты һәм паспорты булуын тикшерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> АВТОМОБИЛЬГӘ УТ КАПМАСЫН ДИСӘГЕЗ...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Юл куркынычсызлыгы