ЮХИДИ хәбәр итә
Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик һәм юл шартлары булу сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында автобуслар хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.
Республика территориясе буенча уза торган федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында йөк транспорты һәм автобуслар хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Чикләүләр 2022 елның 11 декабрендә 17:00 сәгатьтән һава торышы яхшырганчы кертелә.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны ерак сәфәрләрне кичектереп торырга, кирәкмәгәнгә юлга чыкмаска киңәш итә. Юлда штатсыз хәлләр килеп чыккан очракта ярдәм сорап 8(843)5333888 (ТР буенча Дәүләт автоинспекциясенең дежур өлеше), 8(843)2919191 (ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының диспетчер хезмәте) телефоннары аша мөрәҗәгать итә.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев