Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Юл куркынычсызлыгы

«Каршы як полоса» операциясе бара

21 – 27 ноябрьдә республикада “Каршы як полоса” оператив-профилактик чарасы үткәрелә.

Юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрагы – ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып бәрелешүләр.

Мондый аварияләрдә, кагыйдә буларак, кагыйдә бозучылар гына түгел, юл хәрәкәтенең башка катнашучылары да зыян күрә.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактик чара башланганнан бирле шундый 350дән артык хокук бозу очрагын ачыклаган.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсе 4нче өлеше нигезендә "Каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып чыгу" очрагы күзәтелгәндә, машина йөртүчеләргә 5 мең сум күләмендә административ штраф салу яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев