Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Юл куркынычсызлыгы

“Салават күпере” балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган кызыклы чара үтте

24нче ноябрьдә «Салават күпере» балалар бакчасында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Зәй бүлегенең хезмәткәрләре белән, «Әти-әнилә патруле» белән берлектә Әниләр көненә багышланган чара үткәрелде.

Чара барышында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренең, җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә, балаларның киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булуга, машинада балалар өчен махсус җайланмалар булуга һәм транспорт чараларын йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешларын куллануга игътибар иттеләр. Бу чарага "Юл куркынычсызлыгы" фондының Зәй районы бүлеге башлыгы Вадим Иванов та килгән иде. Ул да балаларга, әниләргә үз теләкләрен әйтте:  

- Һәр баланың юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүе бик мөһим. Ә әти-әниләр юл аркылы чыкканда балага саклык чараларын гел искәртеп торырга тиешләр. Һәр баланың киемендә яктылыкны кире кайтару элементлары булу да, аларның юлда имин йөрүен тәэмин итә, - диде "Юл куркынычсызлыгы" фондының Зәй районы бүлеге башлыгы Вадим Иванов.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев