Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Юл куркынычсызлыгы

Зәй юлларында үлүчеләр саны кимегән, ә яраланучылар саны уйланырга мәҗбүр итә

Кичә Казанда ТРның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы видеорежимда үтте, анда барлык районнардан вәкилләр катнашты.

Агымдагы елда республиканың 21 районында юл һәлакәтләрендә үлүчеләр санының артуы күзәтелгән, шуны күздә тотып, комиссия рәисе ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, урыннарда юл иминлеге торышына җентекле анализ ясауны сорады. Ул шулай ук тиздән балалар өчен республикакүләм чыршы бәйрәмнәре уздырылачагын, Казанга районнардан күпләп балалар киләчәген ассызыклады. Бу уңайдан һәр җирдә балаларны йөртүче автобусларның тиешле таләпләргә җавап бирүен контрольгә алырга кушты, район җитәкчеләренә тәүлекнең караңгы вакытында балаларны юлга чыгарудан сакланырга киңәш итте.
Республика комиссиясе утырышыннан соң Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, районның юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе әгъзалары белән әлеге мөһим темаларны карады, район юлларындагы торышка анализ ясады.
- Агымдагы елның 11 ае эчендә район юлларында 391 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 34е кешеләр иминлегенә зыян килү белән бәйле. Бу аварияләрдә 3 кеше үлгән, 48 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бездә үлүчеләр саны кимегән, әмма яраланучылар саны шактый арткан(16га). Үлемгә китергән һәлакәтләр каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү һәм бәрелешүләр, шулай ук җәяүлене бәрдерү белән бәйле. Быел безнең район юлларында балалар катнашында, бигрәк тә җәяүле балалар катнашындагы һәлакәтләр санының артуы нык борчуга салды. 16 яшькәчә булган балалар катнашындагы 8 юл-транспорт һәлакәтендә 9 бала төрле тән җәрәхәтләре алды. Шуларның 5се җәяүле балалар. Монда безгә мәктәпләрдә профилактик эшчәнлекне нык арттыру кирәк. Балалар бакчаларында ул даими алып барыла, ә мәктәпләрдә бу эшне җанландыру мөһим, Ә инде республика чыршы бәйрәмнәренә балаларны алып баруны оештыруга бик җитди карарга кирәк, юл, һава шартларыннан чыгып планлаштыру мәслихәт, - диде Эмиль Эдуардович.
Ә матбугат чараларында юл иминлеге белән бәйле профилактик эшчәнлекнең алып барылуы уңай бәяләнде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев