Зәйдә юл һәлакәтендә җәяүле һәлак булды
11 ноябьдә 15 сәгать 40 минутта Зәйнең Нариманов һәм Тавлин урамнары чатында җәяүлене бәрдерү белән бәйле авария теркәлде.
Әлмәттән Чаллы ягына баручы "ИЖ 27175-036" машинасы йөртүче җәяүлеләр юлыннан светофорның кызыл билгесенә чыгучы 1933 елгы җәяүлене бәрдерә.
- Машина йөртүче биргән аңлатма буенча, ул җәяүлене соң гына күреп алган, кинәт тормозга басса да, идарә итүдә контрольне югалтып, өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән. Соңыннан әле бетон конструкциягә килеп бәрелгән. Кызганыч, көчле бәрелүдән өлкән кеше урында ук үлгән. Моны ашыгыч ярдәм төркеме белгечләре дәлилләде, - ди район ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев