Зәйдә кышкы юлда сак хәрәкәт итү мөһимлеген оныткан машина йөртүче аварияга очраган
Бүген иртәнге 7 сәгать 20 минутта Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында ике транспорт чарасы бәрелешү белән бәйле авария очрагы теркәлде, дип хәбәр итә Зәй районы ЮХИДИ бүлеге.
“Фольксваген-Джетта” автомобиле йөртүчесе булган Зәй кешесе тизлек режимын бозып хәрәкәт итә, кышкы юлның үзенчәлегеннән истән чыгара. Нәтиҗәдә “Исузу” машинасына килеп бәрелә. Тән җәрәхәте алучылар теркәлмәгән, транспорт чараларына зыян килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев