Зәйдә «Тоннель» операциясе үтте
Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бүген - 12 декабрьдә “Тоннель” профилактик чарасы барышында 10 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.
Тикшерү вакытында төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән - 2, куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган 1 машина йөртүчегә карата беркетмә төзелгән. Шулай ук куркынычсызлык каешын эләктермәгән бер пассажир, иминият полисы булмаган алты машина йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев