Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Юл куркынычсызлыгы

Зәйнең балалар бакчасында яшь инспекторларны юл хәрәкәтен контрольдә тоту отрядына кабул иттеләр

30нчы ноябрьдә Зәйнең «Салават күпере» балалар бакчасы зурлар төркемендә тантаналы төстә яшь юл хәрәкәте инспекторларын махсус отрядка кабул итү бәйрәме үтте.

Бу балалар барлык юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен яхшы беләләр һәм бүтән балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга кирәклеген даими искәртеп торучылар булачак.

Чара барышында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, әти-әниләргә  юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген, балаларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтару элементлары булу кирәклеген дә искә төшерделәр.  Яшь активистлар башкаларга уңай үрнәк күрсәтеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә ант бирделәр. Чарада  район ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы Сергей Платонов катнашты. Ул яшь инспекторларның һәрберсенә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булган жилетлар, таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм бик куңелле узды.

Гүзәл Әхмәтшина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев