Зәйнең “Уймак кыз” балалар бакчасы балалары әти-әниләре белән юл хәрәкәте иминлеге акциясенә кушылды
Бүген иң зур ата-аналар патруле «Уймак кыз» балалар бакчасында үтте. «Юл йөрү кагыйдәләре бозу өчен түгел!” девизы белән балалар һәм педагоглар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы акциясенә актив ата-аналар белән бергәләп чыкты.
Елның төрле вакытларында мондый чараларны үткәрү традициягә әйләнде.
Акцияләр балаларның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырыла.
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”ның Зәй бүлекчәсе башлыгы Вадим Иванов ата-аналарга тәүлекнең караңгы вакытында юл хәрәкәте иминлеге хакында искәртте. “Моның өчен аларның киемендә яктылык кайтару элементлары булырга тиеш”- диде ул. ЮХИДИ хезмәткәрләре "Юлда күренеп тор" конкурсында җиңү яулаганы өчен “Уймак кыз” балалар бакчасына диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-Акциядә актив катнашкан ата-аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез, әти-әниләр, шуны онытмагыз: сез балаларыгыз өчен иң яхшы үрнәк, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев