Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Зәйгә - 370 ел

Бигеш авылыннан Хәйруллиннар: “Олыгайган көндә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуны аңлыйсың”

Озак еллар иңне-иңгә куеп яшәүче, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, җәмгыятебезгә лаеклы уллар-кызлар үстергән гаиләләр районыбызның Бигеш авылында да аз түгел. Шуларның берсе – Нурсинә һәм Фәнил Хәйруллиннар.

Икесе дә авылыбызның хөрмәтле кешеләре алар.
Фәнил абый - Бигеш егете, ә Нурсинә апа - Иске Зәй бистәсе кызы. Нурсинә яшь чагында авылга сатучы булып эшкә килә. Тырыш
, чибәр кызны Фәнил абый тиз күреп ала һәм алар 1983 елда өйләнешәләр.

Фәнил абый 45 ел "Алга" колхозында бер “КамАЗ”да шофер булып эшләде. Тырыш хезмәте өчен бирелгән  Мактау грамоталары да бик күп аның. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз басуларын иңләп, кирәк булганда кранда, чөгендер комбайннарында да эшли әле ул.
Ә Нурсинә апа 24 ел "Алга" колхозында хуҗалык мөдире булып хезмәт куя. Ул да  үз эшенең остасы була. Эшләү дәверендә төрле кешеләр белән эшләргә туры килә, ул барысын да уңай яктан гына искә ала.


Фәнил абый белән Нурсинә апа ике кыз үстереп, олы тормыш юлына озаттылар. Хәзерге көндә кызлар, кияүләр, оныклар төп йортка кайтып, хуҗалык эшләрендә ярдәмләшеп торалар.
Хәйруллиннар гаиләсе авылның  мәдәният тормышында да актив катнаша,  Нурсинә апа кирәк икән җырын да башкара, кирәк икән сәхнәләштерелгән күренешләрдә дә оста итеп уйный.
Бергә яшәү дәверендә ир белән хатын мәхәббәте тормыш зилзиләләреннән күп тапкырлар сынала. Әгәр гаилә җепләре нык икән, авырлыклар, киресенчә, мөнәсәбәтләрне тагын да яхшырта гына. Матур, башкаларга үрнәк гаилә булдыру өчен университетлар бетереп, югары белемгә ия булу таләп ителми. Бер-береңне аңлап, тугрылык саклап, яратып, дустанә яшәгән гаиләләрдә бәрәкәт һәм бәхет була.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди Нурсинә апа белән Фәнил абый.

Рамилә Биктимерова, Бигеш авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев