Иске Зәй бистәсендә яшәүче Чувашовлар алтын туйларын билгеләп үтә
50 ел бик тиз үтеп китте, күңелдә бер бәхетле мизгел буларак кына истә калды, ди Елизавета белән Александр Чувашовлар.
Бүген әти-әниләрен, әби-бабаларын бәйрәм белән котларга кызлары-кияүләре, оныклары, оныкчыклары җыелды.
Елизавета түти дә, Александр дәдәй дә – Сарсаз-Баграж авылыннан. Бер урамда, күршеләр булып үскәннәр. Бер-берсен кечкенәдән белгәннәр.
Чувашовлар гаиләсендә дүрт кыз үскән, аларның кияүләре барысы да – священниклар. Юбилярларның бүгенге көндә 31 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Бер оныклары Никон Украинада хәрби операциядә контракт буенча хезмәттә булган. Ә икенче оныклары Давид әби белән бабасына зур бүләк ясап әле бер атна элек кенә хәрби хезмәттән кайткан. Алар Ижау шәһәрендә яши, шуннан барысы җыелып бәйрәмгә кайтканнар.
Чувашовлар турында тулырак язма газетабызның киләсе санында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев