Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Зәйгә - 370 ел

Югары Пәнәче мәдәният йорты музеенда танылган җырчының читекләре саклана

2022 ел Россиядә мәдәни мирасны саклау елы буларак игълан ителде.

Шул уңайдан Югары Пәнәче мәдәният йортыбызда төрледән-төрле чаралар, конкурслар оештырыла. Тарихи әһәмияткә ия ядкарьләребездән күргәзмә дә булдырылды. Мәдәният йортына кунак булып килгән һәр кеше әлеге күргәзмә белән танышмыйча китми. Һәр кеше күңелендә әлеге ядкарьләр үзенчә бер җылылык белән саклана. Үзләренең истәлекле ядкарьләрен безнең белән дә уртаклашалар, тарихларын сөйлиләр. Авылдашларыбыз әлеге акциягә бик теләп кушылды.
Мәдәният йортыбызга тарихи истәлеккә ия булган читекләрне безгә Рима апа Әлмиева алып килде. Аның апасы - Раиса Тимофеева әлеге читекләр белән төрле илләргә һәм Россиянең күп кенә шәһәр, авыллары буйлап гастрольләргә кигән. Матур һәм моңлы тавышлы Раиса апа - Татарстанга танылган җырчы.
Раиса Тимофеева – артист тормышының бөтен әчесен-төчесен татыган, кырык ел буена ат, трактор чанасында, машина әрҗәсендә, районнан-районга, авылдан-авылга йөреп кеше күңеленә нур, җылылык таратып йөргән җырчы.
Ул - үзешчән сәнгатьтән профессиональ җырчылар сафына баскан шәхесләрнең берсе. 1950 елда ТАССРның 30 еллыгы уңаеннан үзешчән сәнгать буенча республика смотр-бәйгесе уздырыла. Раиса Тимофеевна биредә “Гөлләр үсә” җыры белән зур уңыш казана һәм бу җыр аңа олы сәхнәгә юл ача. Казан музыка училищесын тәмамлый. 1958 елга кадәр ТАССРның дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы була. 1986 елга кадәр Татар дәүләт филармониясе артисткасы. Бик сирәк очрый торган, тирән яңгырашлы, кеше күңеленә үтеп, җан җылыта торган, уникаль контральто тавышына ия җырчы, киң күләм тамашачының мәхәббәтен тиз яулый.
Олы җырчыбыз Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова кебек татар эстрадасының күренекле артистлары белән беррәттән дөнья буйлап гастрольләрдә йөри. Алай гына да түгел, Раиса Григорьевна - зур сәхнәдән керәшен җыруларынын беренче булып халыкка яңгыратучы, аларны пропагандалаучы олы шәхесләребезнең берсе.
Раиса Григоревна - 40 ел буена татар җыр сәнгатен үстерүгә хезмәт куйган кеше. Сәхнәдән киткәч тә, үзенең акыллы киңәшләре, вакыт-вакыт тәнкыйть сүзләре белән шул дөньяны даими кайгыртып тора ул.
Бер кеше дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән шул. Раиса Григорьевна 2013 елның 12 маенда арабыздан китте. Үзе арабызда булмаса да, аның якты образы хәтерләрдә озак сакланыр.
Илһамия Гарифуллина, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Фото Югары Пәнәче мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев