Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Зәйгә - 370 ел

Ни өчен тарихи мәкаләләрдә Зәй бистәсе атамасы очрый?

Кайбер тарихи мәкаләләрдә һәм документларда Зәй бистәсе (пригород) атамасы очрый. Нигә шәһәр түгел? Бу нәрсәне аңлата? А. Исрафилов.

Газета укучыбызның соравына Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Татьяна Кузнецова җавап бирә.

-Бистә (пригород)  -  административ һәм икътисади яктан зуррак шәһәргә буйсынган шәһәр. Бистә, шәһәр һәм посад белән беррәттән, шәһәр тибындагы җирлек булып саналган.  Зәй тарихи чыганакларда барлыкка килгән елларында (1652 ел) рәсми документларда шәһәр дип аталган. 1708 елда Петр I указы нигезендә  административ-территориаль реформа үткәрелә һәм Зәй шәһәре Казан губернасына кертелә. 1719 елгы халык санын алу беренче ревизиясе буенча Зәй Җөри юлының Казан өязе бистәсе дип атала. 1744 елдан Зәй - Оренбургка, 1865 елда Уфа губернасы оешкач, Зәй Уфа шәһәренә карый. 1920 елда ТАССР төзелгәч кенә, янә Казан “буйсынуына әйләнеп кайта”. 1930 елда, районлаштыру сәбәпле, илдә бистә (пригорд) статусы бетерелә, ә Зәй авыл дип атала башлый.

ФотоЗәй музееннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев