Зәй авыллары музейларында тарих эзләре
Бүгенге көндә музейларга игътибар бик нык артты. Ник дигәндә, тарихыбызны мөмкин кадәр чынбарлыкка якынрак итеп киләчәк буынга җиткерүдә аларның әһәмияте бәяләп бетергесез. Районда, авылларда төрледән-төрле музейлар барлыкка килде.
Аксар авылы музее 1982 елда оеша башлый. Бу эшне авылның тарих укытучылары Земфира Кәрамова белән Тәскирә Шәвәлиевалар башлап җибәрә. Халкыбызның тарихын, көнкүрешен, сәнгатен, төрле тармакта үсеш алган һөнәрчелек казанышларын өйрәнә алар. Тарихны тудырган аерым кешеләр, шәхесләрнең язмышын, аның нәсел агачларын өйрәнү, алар белән бәйле документларны җыеп, саклап калу - бик зур эш. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар", - диләр бит. Земфира Яхиевна да максатына ирешә. Укучыларның әти-әниләреннән борынгы әйберләрне җыеп, аларның киләчәк буыннар өчен әһәмиятле булуына, истәлек булып, югалмыйча сакланачагына кат-кат инандыра. Әйе, берәү дә гаилә ядкаре булган кадерле әйберләрдән аерылырга теләми, шулай да, шактый күпсанлы, бай экспонат туплана. Алар 200 еллык тарихы булган мәктәп бинасының зур бүлмәсендә урын ала. Аксар мәктәбе 1999 елнын 31 мартында “Аксар туган якны өйрәнү музее” таныклыгы ала. Еллар үтү белән, истәлекле ядкарьләр өстәлә тора. Әле дә авыл кешеләре истәлекле әйберләрен музейга тапшыралар.
Музей – халкыбызның үткәнен чагылдыручы изге урын ул. Аларда халык хәтере, үткәннәрнең кайтавазы, ядкаре. Туган як, туган тел, туган авыл тарихын белү, өйрәнү - авыл баласы өчен кызыклы. Халыкның тарихын күзаллауда, үткәннәргә карап киләчәк турында фикер йөртүдә музейларның әһәмияте зур.
Музей тарихи экспозицияләргә бай. Элек яшь кызлар кигән калфак, алъяпкыч, киндердән кул белән тегелгән хатын-кыз күлмәге, түгәрәк яулыклар, җитеннән өйдә тукылган сөлгеләр, эскәтерләр - барысы да әби-бабаларыбызның тырыш хезмәтен күрсәтә. Шулай ук хуҗалыкта кулланылган эш кораллары күп. Аларның күбесе агачтан эшләнгән. Укучыларның әти-әниләре көче белән кулдан ясалган борынгы йортлар гына да ни тора!
Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнашучылар, төбәк, авыл, мәктәп тарихы, колхоз алдынгылары, танылган шәхесләр белән бәйле экспозицияләр дә зур урын алган. Солдат киемнәре, альбомнар, бүгенге яшь буынга тәрбия чарасы, тарихи истәлек булып тора. Укучылар музейдагы сугыш һәм эш коралларын, милли киемнәрне, өй җиһазларын, дини һәм элеккеге әдәби китапларны, бизәнү-ясану, көнкүреш әйберләрен үз күзләре белән күрәләр һәм куллары белән тотып карап, хәтерләрендә калдыралар, әби-бабаларыбызның тырышлыгына,осталыгына сокланалар.
Пионерлар көне безне балачагыбызга алып кайта. Шул уңайдан, музейда рәсемнәр, пионер галстуклары, барабан, быргы, байрактан күргәзмәләр эшләнгән.
-Укучыларда бу әйберләр зур кызыксыну уятты, - ди музей җитәкчесе, тарих укытучысы Зөлфия Нуруллина.
Музей эше буенча балалар төрле бәйгеләрдә, эзләнү эшләрендә актив катнашалар. Бөтенроссия күләмендә уздырылган музей эше буенча, Җәлилче Фәйзелхак Мингалин турында материал әзерләп, Азалия Дәүләтшина ll урынны яулаган. Нәзилә Нуруллина исә пионериянең 100 еллыгына багышланган иҗади эше белән шулай ук ll урын алган.
Борынгы әйберләргә, бай музейга карап, күңел сөенә. Әби-бабаларыбызның кадерле, истәлекле ядкаре саклана торган, бай хәзинәле музей киләчәк буыннарга хезмәт итсен иде. Халкыбызның сәнгатен, көнкүрешен, тарихын өйрәнгәндә укучыларда туган җиргә мәхәббәт, үткәннәргә хөрмәт хисләре уяна, буыннар арасында элемтә, бәйләнеш туа. Бу эштә безгә музей нык ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев