Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Зәйгә - 370 ел

Зәй үзәк китапханәсендә якташ язучыбыз Мөдәррис Әгъләмовны искә алдылар

13 октябрьдә үзәк китапханәнең татар бүлеге якташыбыз Мөдәррис Әгъләмовның тууына 76 ел тулу уңаеннан «Шагыйрь гомере – аның иҗаты» дип исемләнгән әдәби белешмә сәгате үткәрде.

Чарага Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең  VII  класс укучылары чакырылды. Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән  укучыларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырдылар. Килгән кунакларга «Замана Тукае» дип исемләнгән презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде.

Шигърияткә гашыйк укучылар, Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләрен, балладаларын, аның шигырьләренә язылган җырлар тыңлап үттеләр,- ди татар бүлеге китапханәчеләре Лилия Әхмәтҗанова белән Венера Галимова.

Шулай ук китапханә буйлап экскурсия уздырылды, балалар анда танылган  рәссам Виктор Хрулевның картиналар күргәзмәсен карадылар, скульптор-рәссам Фазыл Шиаповның эшләре белән таныштылар, туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

Фото үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев