Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Зәйгә - 370 ел

Зәйнең 3нче мәктәбе Сөмбелә бәйрәмендә катнашты

Кичә шәһәрнең “Теремкәй” балалар бакчасында 3нче мәктәп укучылары кунакта булды.

Милләтнең рухи байлыгы – тел. Балага  ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе –  халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. 

Бу эш бала тугач та, гаиләдә башланып, алга таба  өзлексез дәвам ителсә генә нәтиҗәле була.   Нәкъ менә шуңа күрә балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә милли бәйрәм – йолаларны билгеләп үтүгә зур игътибар бирелә.

Татар халкының иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе - «Сөмбелә» бәйрәме. Ул елның иң матур  фасылында, көзге уңышны җыеп алгач үткәрелә.  Сары чәчле, зәңгәр күзле, матур, сүзгә оста, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр. Бәйрәм бакча балалары чыгышы белән башланып китте. Татар теле  тәрбиячесе Илсөяр Шәяхмәтова балаларга бу бәйрәм турында кыскача аңлатып китте.

Балалар көз темасына багышланган костюмнар, яшелчәләр төшерелгән битлекләр кигәннәр. Һәр төркемдә тәрбияләнүчеләр  көз турында җырлар башкардылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. 1нче а сыйныфы укучылары да   уңыш бәйрәменә багышланган җырлы-биюле тамаша әзерләгәннәр.  2нче А сыйныфы укучысы  Альмира Абрамова һәм 5нче б сыйныфы укучысы Айзилә Бәдретдинова башкаруында татарча җырларны кул чабып каршы алдылар.

Уңыш бабай һәм Сөмбелә бәйрәмгә килгән балалар белән төрле уеннар уйнады, ярышлар оештырды. Бакча балалары һәм укучылар кызыклы уен-ярышларда бик теләп катнаштылар. Кичә бик күңелле узды.

Балалар канәгать калдылар. «Теремкәй»  балалар бакчасы белән аралашып эшләү,  бәйрәмнәрне шулай бергәләп үткәрү  традициясе   алга таба да дәвам итәр дип уйлыйбыз.

 

3нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Хәйретдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев