Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Зәйгә - 370 ел

Зәйнең Дүрт-Мунча мәдәният йортында китап күргәзмәсе

Узган атнада Дүрт-Мунча мәдәният йорты » Гадәти шигъри юллар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.

Күргәзмәгә  поэзия жанрына караган китаплар куелган иде. Әйе, хәзер галимнәр атомның эченә үтеп керделәр, әллә нинди еракларда, миллион еллар ераклыгында җемелдәгән йолдызларның авырлыгын, составын билгели алалар, ә гади генә күренгән нәрсәләрне – йөрәкләрне әрнетә торган мәхәббәт, күңелләрне сызландыра торган моң, чишмәдәй күз яшьләрен агызып, кояш нурыдай елмаю тудырган хис-тойгыларны нинди галим ачып салганы бар? Нәрсәдән гыйбарәт соң алар, бу хисләр дөньясы һәм тойгылар дәрьясы? Шуңа күрә бу төшенчәләр мәңгелек сер булып кала. Поэзия, минемчә, шул серләрне ачып сала. Күп вакытларда без “нәрсә ул шигьрият, нәрсә ул поэзия?”,- дигән риторик сорауларга җавап эзләп маташабыз, тик ул сорауга беркем дә ачыктан-ачык төгәл билгеләмәсен әйткәне юк.

-Китап сөючеләр әлеге сорауларга җаваплар эзләде, шигырьләр укыды,- ди китапханәче Румия Зарипова.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев