Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Зәйгә - 370 ел

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында фольклор бәйрәме үтте

22 ноябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында Микайлу (Михайлов) көненә багышланган традицион фольклор утырмалары булды.

Театральләштерелгән музыкаль уен чарасында мәдәният йорты түгәрәкләренә йөрүчеләр һәм бистәдә яшәүчеләр катнашты.

Алып баручы чарада катнашучыларны  бәйрәм һәм аның бистәдә үткәрелү тарихы белән таныштырды.  Фәрештәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне. Фәрештә – грекча “хәбәрче” дигәнне аңлата. Алла, үз хәбәрләрен, теләкләрен белгертергә, аларны кешеләр янына кеше кыяфәтендә күренә торган итеп җибәрә. Фәрештәләрне канатлы итеп сурәтләү аларның Алла боерыкларын тиз үтәүләрен күрсәтә.

Изге фәрештәләр өч иерархиягә бүленә: югары, урта һәм түбән. Югары иерархиягә Серафимнар, Херувимнар һәм Престоллар керә. Урта фәрештәләр иерархиясен өч чин төзи: Башлыклар, Чиреүләр һәм Властьлар. Түбән иерархиягә дә өч чин – Начала, Архангеллар һәм Фәрештәләр керә. Дәрәҗә ягыннан иң югарылары – Серафимнар, Херувимнар һәм Архангеллар.

Ходай тарафыннан барлык тугыз чинга башлык итеп изге Архистратиг Михаил куелган.

Балалар  “Әйлән-бәйлән”, “Гөрләвек”, “Утыргыч” кебек халык уеннары уйнадылар, әйтемнәр әйттеләр, уен – көлке белән   бәйрәм узганы сизелми дә калды, ә ахырдан тәмле камыр ризыклары белән чәй эчтеләр.

Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев